Тема. Һ.Такташ иҗатының үзенчәлеге Максат. 1. Һ.Такташ шигырьләренә анализ ясап, уртак сыйфатларын табарга күнегү 2. Һ.Такташ иҗатына мәхәббәт тәрбияләү 3. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү Материал. Һ.Такташ – презентация,...
More
Тема. Һ.Такташ иҗатының үзенчәлеге Максат. 1. Һ.Такташ шигырьләренә анализ ясап, уртак сыйфатларын табарга күнегү 2. Һ.Такташ иҗатына мәхәббәт тәрбияләү 3. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү Материал. Һ.Такташ – презентация, замандашлар фикере, тест, портрет, китаплар күргәзмәсе. Дәрес барышы. I.Мотивлаштыру, ориентлаштыру. 1. Хәерле көн. Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз. Әдәбият дәресебезне башлыйбыз. 2. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе. Бүгенге дәресебезне минем Илдар Юзеевның түбәндәге шигырь юллары белән башлыйсым килә. Сагынганда күкрәгемә кысам Туган җирнең салкын ак ташын. Таш килеш тә мине җылытасың, Моңга әверелгән Такташтым. - Әлеге шигырь юлларында сүз кем турында бара һәм моның белән ул нәрсә әйтергә теләде икән? - Шагыйрь Һ.Такташ турында. Мөгаен, автор моның Шагыйрьнең бөеклеген күрсәтергә теләгәндер. - Ни өчен мин бүгенге дәресебезне нәкъ менә әлеге шигырь юллары белән башларга булдым икән. - Чөнки алдагы дәресләрдә без Һ.Такташ иҗатын өйрәнә башладык, ан
Less