Насыйрова Әлфия Хамисовна - Лаеш муниципаль районы МБГБУ “Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тема. Тормыш дәвам итә... (Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү. С2 биреме буенча сочинение язу: теория һәм практика)...
More
Насыйрова Әлфия Хамисовна - Лаеш муниципаль районы МБГБУ “Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тема. Тормыш дәвам итә... (Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү. С2 биреме буенча сочинение язу: теория һәм практика) (9 нчы сыйныфта татар теле дәресе) Максат. 1. Гарәфи Хәсәновның “Имән” текстын уку, аның мәгънәсен ачып, шул турыда фикер йөртеп, дәлилләп, эзлекле рәвештә сочинение язарга өйрәтү. 2. Укучыларның сөйләм эшчәнлеген, грамоталылыгын үстерү өстендә эшне дәвам итү, язу күнекмәләрен формалаштыру. Материал. Г.Хәсәнов “Имән” тексты, компьютер презентациясе Дәрес барышы I. Актуальләштерү. - Хәерле көн. Исәнмесез. Без төрле типтагы сочинениеләр язарга өйрәндек. Ә бүген исә, без текстка нигезләнеп, сочинение язарга өйрәнербез.Сочинение язу – шул тексттан алынган өзекнең мәгънәсен ачып, шул турыда фикер йөртеп язылган эш. Языла торган сочинениенең эчтәлеге – тексттагы мәгълүматны анализлау. Ә текстның эчтәлеген язу түгел.Әлеге типтагы сочинение я
Less