Тема. Нәрсә ул батырлык? (ДЙА таләпләренә туры китереп сочинение - фикерләмә язу) Максат. 1. Текстка нигезләнеп, сочинение – фикерләмә язу күнекмәләрен камилләштерү. 2. Укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерү. 3. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлекне дәвам...
More
Тема. Нәрсә ул батырлык? (ДЙА таләпләренә туры китереп сочинение - фикерләмә язу) Максат. 1. Текстка нигезләнеп, сочинение – фикерләмә язу күнекмәләрен камилләштерү. 2. Укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерү. 3. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлекне дәвам итү 4. Укучыларда батырлык хисе тәрбияләү Җиһазлау. Модель, кагыйдәләр җыентыгы, компьютер презентациясе Мастер класс барышы. I. Актуальләштерү. Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар. Барыбыз өчен дә бүгенге көн чынлап та хәерле булсын, шатлык – куанычлар гына алып килсен. Күңелләребездә иман нуры балкысын. Шундый яхшы теләкләр белән мастер классыбызны башлап җибәрәсем килә. Ә хәзер минем сезнең белән кечкенә генә фонетик уен уйнап аласым килә. Бу табышмакның җавабын тапсак, без мастер классыбызның темасын билгеләрбез. Сезнең каршыгызда хәрефләр тезмәсе. В С Б О Ж Ч Ң И Д Н В Е Н И М Е - Й Ф В И Г К Д Е Р З Ж Л Җ Ә Г В М Д З Ә - Бу хәрефләр тезмәсеннән яңгырау тартыкларны сызгач, нинди сүз килеп чыгар икән? Астына сызылган яңгырау
Less